Тэтимол 2015

ЯБЕШ-Ү[йәбеш-], диал. җәбеш-ү «прилипать; рьяно приниматься за дело; накинуться (с бранью)» – йабыш- нигезеннән палатальләшеп килеп чыккан. К. Яп-у.

Ябеш - нигезеннән ясалган сүзләр ябыш - нигезеннән параллель ясалганнарыннан мәгънәләре җәһәтеннән аерылып торалар; ябештерү «җилемләп тоташтыру», ябыштыр-у «ябу, каплау»; ябешке «бәйләнчек», ябышкы сүзе кулланылмый да; ябешмә, ябештермә дигән ашамлык төре бар (ЗДС: 240), ябышма дигән сүз икенче мәгънәдә һ.б.; ябеш - һәм ябыш - сүзләрен «унификацияләү» телне ярлыландыруга китерә. Чаг. җанкай – җәнкәй, янчык – җәнчек; ятыш – ятеш очракларында да шундый хәл.



Предыдущая статья            Следующая статья