Тэтимол 2015

ЯБАЛДАШ[йаºбалдаш] (Троянский II: 271) «крона», диал. (Остроумов 1892: 64; ДС III: 217) җабалдаш «кругловетвистый; раскидистый», (Аvьl xuçalьƣь hәm urmancьlьq atamalarь: 31) йәбәлдәш «крона дерева», җабалдаш «приземистый» ~ башк. (БҺҺ II: 97) йәбәлдәш, кырг. чапалдаш, җапалдаш, жапелдеш id. К. ш. ук ябалдак (Г. Әпсәләмов) «ябалдашлы; ябалдаш», ябалгы (без теркәдек. – Р.Ә.) «ябалдаш», чаг. алт. диал. сарбагалду «ябалдаш, ябалдашлы», алт. чулым. сарбақ id., сарбай-, шарбай «киңәю, ялпаю» ~ монг. сарбайи- id., сарбагар «киң ябалдашлы», калм. сарвә- «як-якка ботаклану» (Joki 1952: 285) < алт., тув. чарба- id., ш. ук «ялы ике якка киткән (ат)» < *җарба.

Сүзнең ясалышы катлаулы: йабалдаш һәм йабалдак бор. *йабалда- < йабалла- < «һәр якка киң итеп ботаклану» фигыленнән, фигыль исә йабал < диал. йалбал-, йарбал- < монг. йарбағал (-гал аффиксы) «киңәйгән нәрсә» сүзеннән, бу сүз төрки *йарба, йарпа (тәкълиди сүз) «җәенке, киң» нигезеннән, к. Җарпай-у, Ялпай-у.



Предыдущая статья            Следующая статья