ЯБАЛАК   II[йаºбалақ]: ябалак кар  «снег хлопьями»; без бу сүзне элек (Әхмәтьянов 2001: 260) гом. төрки характердагы (к. ЭСТЯ IV: 130) йапалак < йалпалак «яссы, ялбыр» сүзеннән дип аңлаткан идек. Ләкин к. уйг. ләгләк кары «ләкләк кары – язгы кар (ләкләк килгәндә яуган кар)», к.-балк. жебалак кар «язгы кар»; к. ш. ук тат. карга кары (бураны) «март аенда яуган кар (буран)». Тат. ябалак кар  – көзге кар, ябалаклар төньяктан килгәндә яуган кар – Ябалак I  сүзеннән булып чыга.  |