Тэтимол 2015

ЯБАЛАК I[йаºбалақ], диал. җабалақ «сова; сыч, филин» < гом. кыпч. йабалақ (каз., к.-калп. жабалак, җапалак, кырг. җапалак), иске тат. йафалақ < уйг. йапалақ, йапилақ, чыгт., угыз. йапалақ < бор. төрки jabalaq, jaba qulaq > алт. йаба қулақ, йабы қулақ, себ. (Тумашева 1992: 69) йапқолақ, хак. чаба (чабаң) хулах һ.б. id. (к. ЭСТЯ IV: 129–130). Этимологик сүзлекләрдә ябага, япак сүзләре белән багланышлы дип аңлатыла (Räsänen 1969: 187; Clauson 1972: 875); безнеңчә, каз. диал. (к. Аманжолов: 375, 377) жебе қулақ «колагы кыргый ат – җәбәнеке шикелле» сүзеннән, к. Ябай, Җәбә. Чаг. Өке. Сафина 2006: 38–40.

Ябалакларның кечкенә каурый колагын язгы йон-ябагага охшату гайре табигый кебек.



Предыдущая статья            Следующая статья