ЯБАЙ[йаºбай]  диал. «дикий; одинокий; дикорастущий» – себ. (Тумашева 1992: 63) йабайы  «кыргый иген», башк. йабай «кыргый, садә; кечкенә буйлы ат токымы», каз. жап, жаба, жабайы, жэбэ, ком. йабу, нуг. йэбэ «кечкенә ат токымы; кыргыйлашкан ат, кыргый ат». Бор. кыпчак далаларындагы кыргый атлар, күрәсең, кечкенә буйлы, кечкенә колаклы (к. Ябалак ), бик зур яллы, көлтә койрыклы булганнар (к. ш. ук Җәбә: җәбә хәере  ). Чыгышы белән йабай, йабайы – фар. йāwāū «кыргый» сүзеннән; к. кырг. җапайы, җабай «кыргый, кыргыйлашкан». К. Юа, Япан.  К. Ахметьянов, 1975: 73; ЭСТЯ IV: 46. Ябай  һәм җәбә  сүзләренең бердәйлеге шуннан да күренә: нуг. Ял-қуйрык тез битәр деп Йәбәдән айғыр қоймаңыз – Явға минмеге ат тувмас (Ноғай халық йырлары: 97) ~ башк. Ял-ҡойроғо тулы тип, Ябайҙан айғыр алмағыз; Ҡойон-дауыл уйнатып, Урал һыртын сыңлатып Яуға сабыр ат тумас (Башҡорт халыҡ ижады. Эпос 1982: 178, 170).  |