Тэтимол 2015

ЯБАГАЙ[йаºбағай] (Ф. Бурнаш), диал. җабағай «бедный, захудалый» (к. ш. ук ярлы-ябагай «беднота») < бор. монг. jabuγaj, jabuγar «җәяүле» ← jabu- «җәяүләү», чаг. алт. joкту-jойу ≈ юклы-җәяү «ярлы-ябага» (к. Маадай-Кара 1973: 151, 464). Тат. диал. йабағай «үткен сүзле; чәчән» (к. Тумашева 1992: 63) < бор. монг. jabuγan (jabuγaj) üliger «әкият, әкиятче» = «җәяүле дастанчы» сүзеннән (к. ССТМЯ I: 337). Дастанчылар гадәттә җәяү йөргәннәр (чаг. башк. йәйәүле Мәхмүт – мәшһүр дастанчы исеме).



Предыдущая статья            Следующая статья