Тэтимол 2015

Я хәрефе элекке йa һәм йә урынына тат. язуына рус алфавитын куллануга керткәч килеп кергән. Бу хәреф үзе дә рус язуы үсешендә килеп чыккан.

Я хәрефен куллану, язуны кыскарту белән бергә, тат. телендә кайбер уңайсызлыклар да тудыра һәм кайчакта язма сүзнең укылышын махсус аңлатырга туры килә (к. «Мәдәни җомга», 2004 ел, 29 август саны, проф. Ф. Хатипов мәкаләсе). Шунысы кызыклы ки, иң элекке төрки руник алфавитта да я = йа хәрефе очрый һәм кайбер тикшеренүчеләр, я хәрефен руслар бор. төрки алфавиттан алмадылармы икән, дип тә сорау куялар. Без бу хакта «Ялкын» журналында бер мәкаләчек бастырган идек. Руслар кириллицага күчкәнче ниндидер бер алфавит кулланганнар, ул алфавит хәзәрләрдән яки болгарлардан алынган бор. төрки руник алфавит булган бугай диләр. Я руник язуыбызда ук очрагач, я хәрефе «үзебезнеке» булып чыга…

Татар әдәби я- [йа-//йә-] комплексына урта диалект сөйләшләрендә бик еш кына җа-//җә- комплексы тәңгәл килә (охшаш тәңгәллекләрнең барысын да чагылдырып бетермәдек). Йа, йә комплексына башланган сүзләрдә төрле контаминацияләр, радиацияләр, дублетлар ешрак очрый.



Предыдущая статья            Следующая статья