Тэтимол 2015

ЮЫРТ-У [йу ы̌рт-], диал. җуырт-у, юрт-у «бежать рысью» < «заставлять бежать рысью» ← диал. йуыр-, йŏwор- «йөгерү, чабу». к. кар. йувур-, нуг. йувыр-, каз., к.-калп. җуwыр- «йөгерү; чабышу» < бор. төрки *йоғур- > тат. диал. (миш.) йŏгŏр-у, йыгыр-у «йөгерү, чабу». Нишләптер төрки телләрдә йорт- «юырту» варианты бик киң таралган һәм хәтта төп вариант шул дип санала (ЭСТЯ IV: 226–227). Хәлбуки, йорт < *йоғурт- (*йоғур- сүзенең йөкл. юн.) дип исәпләү бернинди дә кыенлыкка терәтми. Шул ук йоғур- нигезенә йөгер-ү < гом. төрки йүгүр- һәм йөр-, йөре- < гом. төрки йоры- сүзләре дә тоташса кирәк. Кайбер тюркологлар, монгол материалы белән мавыгып, йүгүр- һәм йоры- нигезләрен гетероген сүзләр дип карыйлар. Хәлбуки сүзара мөнәсәбәтләрне тәүдә төрки телләр эчендә ачыкларга кирәк.

Гомумән, йөгер-ү, йөре-ү һәм йуыр-у сүзләренең гомогенлыгы мөмкин түгел дияргә сәбәп юк, ләкин алар арасында багланышларның ничеклеген күрсәтеп бирү дә тәвәккәл адым, чөнки фонетик, семантик һәм морфологик закончалыклар һәртөрле фаразларга юл куя.

Йөре- < йүрү- һәм йүрә- вариантларыннан чыгып, тәүге аффикс -ра//-ру (-рä//-рү) булган дип уйлау мантыйклы (бу аффикс һәм аның шундый вариантлылыгы яхшы билгеле), йүгүр- варианты йүгрү-дән килеп чыга ала. Шул тәкъдирдә сүзнең тамыры *йоғ < *йоғу «тиз хәрәкәтләнү, чабу, йөгерү» булып чыга; йөрү мәгънәсе (һәм сүзе) икенчел (моңа аналог: нимесләр gehen «йөрү» сүзен сирәк кулланалар, аның урынына, хәтта әкрен атлау тур. сүз барса да, laufen «йөгерү» сүзе кулланыла). Шулай итеп

Чынлыкта бу схема катлаулырак булырга мөмкин, әлбәттә. Ахметьянов 1989: 80.



Предыдущая статья            Следующая статья