Тэтимол 2015

ЮШКЫН I[йушқ ы̌н] «накипь; осадок, наносы; полынья» > чув. юшкăн «юшкын; ләм», мар. йошкын, удм. ǯушкын «юшкын» < себ. (туб.) йуушқŏн, башк. (БТДҺ: 130) йыушқын «юшкын», безнеңчә, иске тат. йуыш- «кайнау, кайнап чыгу, күбекләнеп алу» сүзеннән, к. үзб. җошқын «кайнар, кызгын, кызу канлы», җуш урмақ «ташып кайнау», госм. (Радлов III: 173) җуш- «ташып чыгу; кайнашу», төр. сoşku «кайнарлану, шашу күренеше», сoşkun «кайнар, кызу; әсәрләнгән, дулкынланган», çoşmak «кайнап чыгу, ташып чыгу; ярсу», төркм. жошгун «ташкын», җошмак «ташып чыгу», кырг. җошы-, каз., к.-калп. жосы- «шаулап агу» һ.б. ~ фар. җӯш, җōш «кайнау, порху; дәртләнү (күренеше)». Чаг. Явышкын. ЭСТЯ IV: 232.



Предыдущая статья            Следующая статья