Тэтимол 2015

ЮХА[йуха], диал. җуха «льстец, подхалим (имеющий злой умысел); льстивый» > чув. çука, юхха, çухха, мар. (Исанбаев 1978: 10) йука, удм. юхо id.; юха елан миф. «чибәр хатын-кыз кыяфәтенә кергән елан (бәкедән чыга һәм кеше йоклаганда канын суыра)»; мифологемага күрә, елан мең ел яшәсә аждаһага, аждаһа мең ел яшәсә юхага әверелә; төрекмән фольклорында: елан (озак яшәсә) ювха дигән жанварга, ювха (озак яшәп) ювдархага, ювдарха исә аждархага әверелә (к. Каррыев: 43–51). Бу сүзләр (һәм мифологема) бор. кыт. (б.э. башлары, «Шуцзин» китабында әйтелгән) люңхуа «аждаһа гүзәл» (люң «аждаһа, ләү», хуа «гүзәл кыз, чәчәк»), люң дар хуа «аждаһа – зур гүзәл» (дар «зур, бөек») сүзләреннән килә. Чаг. себ. тат.: «әштәһә йылан мең йәшәсә әштәр болыр, әштәр мең яшәсә әшкәр булыр» (Радлов, Образцы … IV, 1882: 246). К. ш. ук к.-калп. җywһа «ялагай». Юха образына һиндуистик мифологиядә нача, начини (елан кыз) охшаш. К. МНМ II: 195.

Тат., башк. йуха сүзендә -х- авазы булу аның чагыштырмача соң гына берәр чыганактан (монголчадан яисә иске бор. төрки китаптан) алынма булуын күрсәтә. Ләкин сүзнең таралышын билгеләргә материал юк: хәз. сүзлекләрдә мондый (иске мифологиягә караган) сүзләр гадәттә күрсәтелми.



Предыдущая статья            Следующая статья