Тэтимол 2015

Ю-У [йу-], диал. җу-у, җыw-у «мыть, стирать» < гом. кыпч., куман., уйг. йу- (к.-балк., кырг. җу-, нуг., каз., к.-калп. жу-) ~ чув. çу-, çăв-, хак. чу-, тув. чуғ, алт. диал. дьуғ-, угыз. йуй-, як. суй- «бәләкләү; юу» һ.б., к. ЭСТЯ IV: 238–239.

Бу бер иҗекле сүзнең төрки булмаган телләрдәге параллельләрен чамалау кыен.

Тат. йу- < йŏw- продуктив нигез, к. регуляр ясалышлар: югыч, юдырт-у, юдыр-у һ.б., иске тат. (Троянский II: 336) йуық «юылган».



Предыдущая статья            Следующая статья