Тэтимол 2015

ЮРГАН [йурған], диал. җурган, отличается обилием фонетических вариантов (что характерно для заимствованных слов): йуырган (ДС I: 122), йуртқан (Тумашева 1992: 86), җŏбырган (ДС II: 260), җеборган, җыбырган (ТТДС I: 569, 577), йурқан (БТДҺ: 126) «стёганое одеяло» > чув. юркан, мар. йорган, удм. диал. ǯурган id. < гом. кыпч., угыз. йорған, йоорган, к. каз., к.-калп. жорган, үзб. җурган < кар. йувурган, нуг. йувыркан, кырг. җууркан, алт. дьууркан, каз. диал. жуырқан < бор. чыгт. (Поппе 1938: 200) yawurqan, бор. төрки joγurqan, тув. чоорган, як. суорган һ.б. (ЭСТЯ IV: 225–226), к.-балк. җув урган (бу вариантлар дөрес булса) үзенчәлекле; чаг. ш. ук эвенк. ǯибин «кабатланган, катланган» → ǯибгэхун «юрган» (ССТМЯ I: 259). Безнеңчә, бу сүзнең ачкычы тат. диал. җеборган < җөб орган < бор. фар. (сугд.) *җүф(т) опрақан «ике кат (кат-кат) иске кием» сүзеннән, к. фар. жүфт «катлы», бор. төрки (ДТС: 368) орrа- «искерү (кием тур.)», шуннан *орrаqan; opraq «кием-салым, иске кием, ятак әйберләре» – юрган итеп гадәттә иске өске кием файдаланылган, ул гадәттә тишек-ярык булганлыктан, аны ике кат итеп аерым кисәкләрен беркетеп йөрткәннәр. Байларча юрган бәрән тиресеннән эшләнгән һәм көрпә (чаг. көрпә юрган) «бәрән» дип аталган. Әле 1930–1940 нчы елларда да юрган гадәттә корама була иде.



Предыдущая статья            Следующая статья