Тэтимол 2015

ЮРГА[йурға], диал. җурга «иноходец; иноходь; игривый, проворный, много ходячий» > чув. çăрха, мар. йорга, удм. йурго id. < гом. төрки йорға (к.-балк. җорга, кырг. җорго, каз., к.-калп. жорға, алт. дьорго, йорго, хак. чорга һ.б.) < бор. төрки jorïγa (ДТС: 274) ~ бор. монг. ǯiruγa > эвенк. ǯирээ, тув. чыра, хәз. бур. җороо «юрга». Ясалышы бәхәсле сүз (к. ЭСТЯ IV: 225–226). Чув. йăрка-, йăркка- «юырту» ~ себ. йурға-у id. (Тумашева 1992: 86) үзенчәлекле. Һичшиксез юыр-у (к. Юырту ) < йугыр-у сүзләре белән тамырдаш (юрга < йугырга !). Чаг. ш. ук як. дьорогой «юрга, җитез, елгыр», дьоруо «юрга (ат)».

Дерив.: юргала-у.



Предыдущая статья            Следующая статья