Тэтимол 2015

ЮРА-У[йура-], диал. җура-у, (Тумашева 1992: 86) йуры-у «гадать; толковать (знамения, сны); приписывать, решить заключить (по некоторым признакам)» < гом. кыпч. йора-, йоры- (кырг. җоро-, үзб. (ЎХШЛ: 135) йоры-, башк. (БТДҺ: 127) йуры-, ком. ёра-, каз., к.-калп. жоры, җоры) id., к.-балк. җора, төрки yora «фараз, тәгъбир», йорала- «юрау» ~ иске яз. төрки телләрдә; төр. yor- < бор. төр. (к. ДТС: 276) jor-, jör- «юрау, сүтү, чишү», як. сүöр-, аз. йоз- һ.б. (к. ЭСТЯ IV: 223–225) ~ калм. йор «ырым», бур. ёро «начар галәмәт» сүзе белән чагыштырыла. Галимнәр тәүге мәгъ. «чишү, чишелеш» дип уйлыйлар. Кыпч. формаларыннан чыгып фикерләгәндә, сүзнең тамыры йор > йöр исем булган. К. Юргә-ү.

Йура- < йора- бор. *йойра- ~ йойру- сүзеннән дә килеп чыга ала, к. тат. диал. җуй (уй-җуй дигәндә) ~ кырг. җой, үзб. йой һ.б. «ният, фараз, эш планы, әмәл, хәйлә».

Юра- продуктив сүзьясагыч нигез, к. Юри.



Предыдущая статья            Следующая статья