Тэтимол 2015

ЮНЬ I[йүн], диал. җүн «направление; толк» > чув. йүн, мар. йöн «юнь, рәт, чара, чыгу юлы», удм. йöн «яхшырак» (йöн-йöн «җитди»), ǯöн «чара, рәт», морд. Э. ён, ёнь «юнь (юнәлеш, акыл)», морд. М. ён «юнәлеш», ёнь «акыл, хәтер» < гом. кыпч. йöн (кырг., к.-балк. җöн, каз., к.-калп. жöн) «юнәлеш, як, рәт; гади, гадәти, арзан», госм., төр. yön «як, юнәлеш; эчтәлек; караш», к.-балк. җöн «диафрагма (аергыч)». Гомумән, бу тамыр сүз кыпч. телләрендә һәм төрекчәдә иң продуктив нигезләрнең берсе: тат. юнәй-ү, юнәл-ү, юнәлт-ү, юнәт-ү, юньле, юньсез, юньчел, диал. юнән-ү, юнәү һ.б.

Юнь < йööн сүзенең чыгышы бигүк ачык түгел; бор. төрки сүзлектә һәм Себер төрки телләрендә ул юк (к. ЭСТЯ IV: 232–234), Федотов (I: 203–204) йöн > йүн сүзен бор. монг. ǯаŋ (к. Заң ) «холык, кагыйдә, закон» белән чагыштыра, ләкин бу чагыштыру нигезсез. Ахметьянов 1989: 109–110.



Предыдущая статья            Следующая статья