Тэтимол 2015

ЮЛӘР[йүләр], диал. җүләр «дурачок, сумасшедший» > чув., мар. йүлер, удм. диал. жулер id. ← *жүлә - «шашыну, акылдан язу» фигыленнән, к. уйг. җöлә-, җöли- «төштә, йокыда сөйләнү, күп сөйләү». Кырг. жööлү-, алт. дьүлү-, дьүүл-, йүүл- id., як. сүүл «җенси ярсыну чоры», сүүле- «җенси ярсыну» < калм. зүүл- «саташу, шашыну, ярсыну» < бор. монг. *ǯеgüle- id. (Ramstedt 1935: 485) *ǯеgü нигезеннән, чаг. тунг.-маньч. ǯэгдэ- «яну; кызу», бор. монг. ǯеgün «көнчыгыш; сул». К. ЭСТЯ IV: 33 (юләр сүзе китерелми).



Предыдущая статья            Следующая статья