Тэтимол 2015

ЮЛ[йул], диал. җул «дорога, путь; полоса; способ» ~ чув. çул, çол < болг. *җол < гом. төрки йол (каз., к.-калп. жол, кырг. җол, алт. дьол, хак. чол, чул, тув. чул, як. суол) < бор. төрки (ДТС: 270–271), төркм. jool ~ монг., бур. зол, бор. монг., гом. тунг.-маньч. (ССТМЯ I: 262) ǯол «юл; уңыш, мач, бәхет» – алтай телләре өчен иң характерлы сүзләрнең берсе; як. суол «юл» белән беррәттән дьол «бәхет, мач» сүзе дә бар, тик бу гади этимологик дублет кына булса кирәк, гом. төрки йоол сүзен «юл» һәм «мач» мәгънәле ике сүз дип карарга нигез юк.

Безнеңчә, йоол бүтән алтай телләренә төрки телләрдән таралган һәм тәүдә үк «сәүдә сәфәре» мәгъ. булган һәм, ихтимал, кыт. яки сугд. теленнән кергән берәр тамырдандыр. Үзәк Азия халыкларыннан сәүдә белән башлыча төркиләр шөгыльләнгән. Юл «тапталган яки махсус ясалган җир буе, киң сукмак» мәгъ. – икенчел. Будагов III: 381–382.

Әйтелгәнне ошбу сүзнең барлык мәгънәләре раслап тора: бүтән телләрдә – «юнәлеш, барып кайту, сәфәр, күчтәнәч, язмыш», тат. һ.б. юлда очраган кешегә юл булсын дип тәбрикләү, бор. төрки jolа- «озату». К. ш. ук Юлла-у, Юлык-у, Юлы.



Предыдущая статья            Следующая статья