Тэтимол 2015

ЮКСЫЛ[йуқс ы̌л], иске тат. йуқсул «бедняк, пролетарий» < (кар.) йоқсыл, төр., уйг., чыгт. йоқсул id. (ЭСТЯ IV: 214–215), бор. чыгт. (Боровков 1963: 160) йоқсул- «ярлылану»; телчеләр бу сүзне юк сүзе белән багларга тырышалар. Безнеңчә, бу сүзнең тамыры йоқ «йок, җыелган мөлкәт»; чаг. кырг. жуқсуғ «ихтыярдан тыш, ирексездән» < (ДТС: 274) joksuz «нәтиҗәсез», йоқсуз «мөлкәтсез», к. үзб. йоққ «йок» (ЎХШЛ: 135), ягъни «әкренләп җыелган мал-мөлкәт». Йуксыл < йоқсул «ярлы» бор. йоқсу-, йоқса- «мөлкәткә мохтаҗ булу» (чаг. җирсе-, суса-) фигыленнән монг. телләрендә ясалган (-л аффиксы). К. Йок.



Предыдущая статья            Следующая статья