Тэтимол 2015

ЮКӘР[йүкәр], юкәре [йүкәрĕ] «луб; внутренний слой коры липы» (тат. телендә генә) << фар. җÿфт к׳āһ рӯй «ике кат кабыкның йөзе». Шулай итеп, юка, юкә һәм юкәр сүзләре этимологиясенең ачкычы тат телендә: җÿфт к׳āһ > җукак, йукак > йука, йүкә; җÿфт к׳āһ рӯ(й) > җүкәре > юкәр.

Мәзкүр фар. сүзләре бор. Күктүрек дәүләте заманында, һәрхәлдә б.э. I меңьеллыгында үзләштерелгәннәр. Һәм аларның иң тулы составы тат. телендә булу татарларның да борынгылыгына дәлил. Юкә агачы башлыча Көньяк-Көнч. Европада үсә, дала-чүлләр өчен дә, Себер киңлекләре өчен дә ул хас түгел. Һәм, димәк, мәзкүр сүзләр Көньяк-Көнч. Европада б.э. I меңьеллыкта күпсанлы фар. телле илат яшәгән һәм ул илат татарлар составына кергән булып чыга.



Предыдущая статья            Следующая статья