Тэтимол 2015

ЮКАМЫШ[йуқам ы̌ш], диал. җоқамыш, йықамыш, җықамыш (ТТДС I: 177, 575, 578) «лепёшка, которая при печении образует два слоя, между которыми остается пространство, заполненное газом, слойка» – юка сүзеннән, әлбәттә (бор. төрки juvqa «юкамыш», к. ДТС: 283), ләкин -мыш кушымчасы биредә аңлашылып бетми: ул гадәттә фигыль нигезләргә ялгана. Күрәсең, -мыш биредә бүтән кайбер ашамлык атамаларыннан күрмәкче генә (катмыш, җимеш) ялганган.



Предыдущая статья            Следующая статья