Тэтимол 2015

ЮК[йуқ], диал. җуқ «нет, не (редко)» ~ чув. çук, гом. төрки йоқ, бор. төрки jōq id. (нуг. йоқ, каз., к.-калп. жоқ, җоқ, кырг. җоқ, тув. чоқ, хак. чох, як. суох һ.б., барча тикшеренүчеләр фикеренчә, җуй-у «юк итү» сүзе белән бәйле, ягъни йуқ < йоқ < *йоуқ//йоуғ «югалган, юк булмыш, *йуык». Юк//җук һәм җуй-у сүзләренең уртак тамыры *йо- дип исәпләнә (йоқ сүзенең «ярлы, ярлылык» мәгънәсе исәпкә алына). К. Räsänen 1969: 204–205; ЭСТЯ IV: 211–213).

Юк тат. телендә продуктив нигез, шуннан: к. югал- (югат-), юкла-у, юкса, юксын-у, юклык, юксыл.



Предыдущая статья            Следующая статья