ЮЗӘЙ[йүзәй], йөзәй, йөзөй диал. (без теркәдек. – Р.Ә.) «добрый дух (у кряшенов)» – Иисус сүзеннән булса кирәк (аны католиклар Йезу дип әйтәләр); чаг. ш. ук як. дьöсöгöй, дьöһöгöй «изге рух – атлар химаячесе; байтирәк сакчысы». Юзәй, Йөзи элек кеше исеме буларак киң кулланылган (шуннан Юзиевлар). Юзәй сүзе керәшеннәрнең бер өлеше бор. төрки христианнардан (Х г. ук) килгәнлеген күрсәтә. |