ЮЕШ[йүĕш], диал. җүвĕш «мокрый, влажный» ~ башк. диал. йĕwĕш, кар. йивис, йүвюш, йүвүш < йивиш < йибиш id. «җебеш» йиби- «җебү» сүзеннән. Бор. йибиш «юеш; җебү» сүзе белән беррәттән йибиш- «җебешү» фигыле дә булган (мондагы -ш – җебеш тәге -ш түгел), шуннан йибишик > Җепшек (к.). Дерив.: юешлек; юешлән-ү һ.б. |