Тэтимол 2015

ЮГАРЫ[йуғар ы̌], диал. җугары «вверх; верховой, верховный; вверху; почётное место в комнате» (югары уз «проходи на почётное место») < гом. кыпч. йоғары, каз. җогары, жогары < төркм., уйг., бор. төрки joqaru (ДТС: 273; Боровков 1963: 159) һ.б. (фонетик вариантлары к. ЭСТЯ IV: 213–214) – безнеңчә, борынгырак вариант – чыгт. (Радлов III: 403) йоққари – бор. төрки (ДТС: 273) joq «биек җир» сүзенең бор. юн. килеш формасы. К. ш. ук төр. yokuş «калкулык, текәлек». К. Юан.

Бор. төрки (ДТС: 284) jügürü «югары, югарыча» сүзе, безнеңчә, аерым сүз (аның «хәзер, хәзерге көндә, иң соңгы моментта» мәгъ. дә бар) һәм бор. *йү «күтәрелеш, күтәренке төш» (шуннан йөк, йүксә- ) сүзенең бор. юн. килеш формасы.



Предыдущая статья            Следующая статья