Тэтимол 2015

ЮБАЛ-У, йобал-у диал. (без теркәдек. – Р.Ә.) «ухудшаться; пойти на разлад» ~ як. субара- «ябыгу, кечерәю, начарлану», бор. төрки jubal- «рәтсезләнү», juba- «рәтсез эшләү», juban «эштән качу», jubat «адаштыру; теләсә ничек эшләтү» (к. ДТС: 277, аерым тәгъбирләрдән чыгып бирелгән бу аңлатмалар бик субъектив булырга мөмкин, ягъни бу сүзләрнең төп мәгънәләре бүтәнрәк булуы ихтимал), к. тат. (эчк.) йŏбау «арык» (ТТДС I: 174) < *йоба-у «арыклану, йончу». К. ш. ук бор. төрки (ДТС: 248) javal- «тынычлану; семәю».

Юбал-, йобал- фигыленең киң таралган дериваты йŏбалғы, җŏбалғы, җубалгы (ТТДС I: 173, 575–576) «шапшак, җыйнаксыз, будыксыз» – төп мәгъ. «начар, рәтсез эш, рәтсезләнү» ~ бур. ǯоболонтой < ǯоболонтай id. Мар. йуалгы «сүрән (көн), салкынча» тат. сөйләшләреннән. К. Юан-у, Юат-у, Юаш, Юба-у.



Предыдущая статья            Следующая статья