Тэтимол 2015

ЮАШ[йуаш], җуаш «кроткий, тихий, скромный, забитый» > чув. йăваш (мар. һәм удм. телләрендә юк, чөнки бу телләрдә шуңа охшаш яңгырашта бүтән сүзләр бар) id. ~ кр.-тат. yuwaş, cuwaş, чыгт., төркм. йуваш, нуг. ювас, каз., к.-калп. җуас, жуас, кырг. җоош, җубаш, уйг. (Радлов III: 445) җуаш, җубаш, йобаш, алт. дьобош, йобош, шор. чобаш, хак. чыбас һ.б. id. бор. йуба- «тыныч, тын булу (калу)», уйга талу; семәю, арыганлыктан тынып калу» фигыленнән ясалган исем (йуба-ш). К. Юба-у.

Бу сүзнең беренче иҗектә -а- варианты киң таралган: тат. диал. (ЗДС: 224) йаваш-йаваш «әкренләп, әкрен генә», төр., добр. javaş, jawaş «әкрен, йомшак холыклы», уйг. йаваш, йабаш «юаш» < бор. төрки (Радлов III: 278, 290; ДТС: 248–249) javaş «әкрен, йомшак» һ.б. Күрәсең, сүзнең бор, нигезе *qav-//jaw-//jap- фигыле булган, шуннан, *йау-аш исем нигезе ясалган, шуңа омоним (бердәй түгел) к. Юаш-у, Юбал-у һ.б. Гомумән, монда җентекләп тикшеренәсе бар. ЭСТЯ IV: 51–53.

Дерив.: юашай-у, юашлан-у; юашлык; диал. юашлат-у, юаш-у һ.б. к. Будагов II: 369; ЗДС: 256; әлбәттә, барча бу сүзләрнең җ- вариантлары да бар.



Предыдущая статья            Следующая статья