Тэтимол 2015

ЮАЧА [йуача] «ритуальная лепёшка с маслом во время свадьбы» ~ чув. йăва, йăвача id. (рус. «колобок» диелгән), удм. юача, мар. юваца id. (к. Саваткова: 229) ~ көнч. төрки jawa «майлы икмәк» (Zenker: 657), бор. төрки juva «катлама, катламалы ашамлык» (ш. ук jujqa, jupqa, juqa, juvγa, к. ДТС: 227) сүзеннән булса кирәк. В.Т. Егоров буенча, чув. йăвача «кош оясы сыман ясалган камыр ашамлык» чув. йăва «оя, кош оясы» сүзенән (Егоров 1964: 73), бу сүз исә күп кенә төрки (башлыча угыз) телләрдә очрый һәм оя [ойа] сүзе белән тәңгәлләштерелә (к. ЭСТЯ IV: 239). Юача белән сөннәтче бабаны сыйлаганнар (Воробьев: 250). Мордваларда да туй ашамлыгы оя сыман итеп пешерелә (бу, күрәсең, «оя коруга» ишарә); татарларда юача ритуаль бәйрәм ашамлыгы (к. Хайрутдинова 1993: 45–46), бигрәк тә туйда пешерелә һәм майлы булырга тиеш (к. сатирик җыр: Камыр баскан кодачаның Кулы ябешә микән; Сезнең якта юачалар Майсыз да пешә икән); мар. уйалча, уйача «юача төре» сүзен уй «май» сүзеннән дип карыйлар (Сепеев: 219). Майның изге рухлар белән баглылыгы тур. к. Май.

Юача бор. juvγača «юкамыш» сүзеннән дә була ала. К. Юкәр.



Предыдущая статья            Следующая статья