Тэтимол 2015

ЮАН-У[йуан-], диал. җуан-у < йŏван-у < йŏбан-у < йубан-у (к. Тумашева 1992: 85) һәм җŏван-у < җŏбан-у «утешаться, утешиться»; диал. (безотносительно к звучанию) «замешкаться, медлить (отвлекаясь на что-либо); забавляться» > чув. йăпан- [йăбан-], мар. (сирәк) йыван-, удм. йываны (< йованыны) «юану; тынычлану, килешү» < нуг. йубан-, ком. йыбан-, к.-балк. җубан-, кар. йуван-, йубан-, йувун-, каз., к.-калп. жубан-, жŏбан-, кырг. җубан-, уйг., үзб. йупан- «юану; мавыгу», к.-балк. джобан-, джубан- «ашап алу» (һичшиксез күч. мәгъ.) < гом. төрки *йуба- «тыныч булу; тыныч уйлану» фигыленнән, к. себ. (Тумашева 1992: 81, 85) йŏбау «арык, арыклану» – дөресе «хәлсезлектән аз хәрәкәтләнә башлау» ~ ком. йыбав (йыбаw) «шатлык» – дөресрәге «тынычлану» (мәгънә күчешләре бер үк сүздән антонимнар ясый), шуннан: юат-у < йобату; юаш < йобаш һәм к. Юбал-у. К. ЭСТЯ IV: 232, 240–241 (бу сүзлектә Юаш сүзе йуба- фигыленең дериваты дип каралмый). К. Юак.

Дерив.: юаныч (күп төрки телләрдә бар).



Предыдущая статья            Следующая статья