Тэтимол 2015

ЮАН[йуан, й ы̌wан], диал. җуан, җыwан (ЛТ: 157) «толстый (в диаметре)»; диал. «крупный (о телосложении)» ~ нуг. юван, каз., к.-калп. жуан, җуан, кырг. җоон, алт. дьоон, хак. чоон, як. суон «юан, калын»; тоф. н׳оон id.; интерденталь -ғ- сакланган яңгырашларның мәгънәләре төрлерәк: бор. чыгт. (Боровков 1963: 158) йоғун «юан; калын (тавыш)», бор. төрки (ДТС: 269) joγan «юан», куман., уйг. (Радлов IV: 409–411, 540) jоған «нәкәс, килбәтсез», чыгт., госм., аз. jоғун, төркм. йоғын «тупас; авыр гәүдәле», jуған «зур буйлы, бәдәнле; югары биек; тупас» һ.б. (ЭСТЯ IV: 208–209).

Юан < йоган, йогун «юан (гәүдә тур.)» югары сүзе белән тамырдаш һәм (госм., Рабгузи) йуғ, йоғ «юан, тулымса, зур гәүдәле; бөек» тамырыннан: шуннан йоғ-а- «юанаю, бәдәнгә үсү», йоған < йоға-ған «юан; үскән» һәм уйг. йоғ-ар- «юан, дәү булып китү» → йоғ-ар-ығ «үскән, югары»; бор. йоғ тамырының фигыль коррелянты да булган, к. бор. угыз. yoγul- «үсү, юанаю» («Коркыт ата» эпосы телендә). Чаг. ш. ук яз. монг. ǯuǯan, ǯuǯaγan «юан; калын (тавыш)» (к. Поппе 1938: 181, 210) < бор. төрки *җуғҗа-ған < *йоғ-чу-ған; бор. төрки joq «биек урын» (ДТС: 273) һ.б. К. Юантык, Югары.

Дерив.: юанлык; юанай-у һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья