Тэтимол 2015

ЭЧКЕН – название этнографической группы татар (на Урале) ~ Алтын Урда һәм Казан дәүләтләрендә اﭽﮑﻳﻦ (ничек әйтелгәндер инде) «сарай гвардиясе; эчке сакчылар» (к. Сборник материалов... 1941: 177) – фар. даруни сүзеннән калька. Бор. төрки (ДТС: 201–202) ičkin «дошман ягыннан килеп, үз ихтыяры белән бирелгән зат» ← ičik- «бирелү, буйсыну» сүзеннән: ičik-kin > ičkin. Әлбәттә, ič- «эчү; эчкә керү» фигыленнән. «Сарай сакчысы» мәгъ. тагы бор. ičiki, ičräki, ičrägi, ičräk сүзләре дә кулланылган, к. Мукминова Р.Г. Среднеазиатские термины тагджа, сукнияр и ички // Письменные памятники Востока. М., 1970: 127–134.

Эчкеннәрнең (һәрхәлдә) бер өлешенең элек христиан булганлыгы мәгълүм.



Предыдущая статья            Следующая статья