Тэтимол 2015

ЭТ, диал. (ДС III: 64) ит, ийт, (ТТДС II: 35, м.-кар. сөйләшендә) эст, эзт «собака», диал. «щенок» < гом. кыпч., гом. төрки ит, ийт, тув., як. ыт, чув. йытă ~ тунг. (нан.) инда, (ульч.) иңда, чжурчжень (бор. маньч.) yintahhung, чукот. ыттъын, коряк. чытгын, яп. инд (к. ССТМЯ I: 661–662). Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 385) уйг. диал. һ.б. ишт вариантын икенчел дип карый, ләкин тат. диал. эст ~ бор. монг. išit «эт» бу вариантның да бик борынгылыгын күрсәтә. К. ш. ук Räsänen 1969: 174; Федотов I: 187–188; Pritsak 1955: 60.

Ихтимал, чукот, коряк һәм япон сүзләре очраклы охшашлыктандыр.

Дерив.: этле, этсез; этлек (күч. мәгъ. «усал юньсезлек»), этләч «әрсез», этлә-ү; этлән-ү; этләш-ү (бу юн. формаларының мәгънәләре бер-берсеннән чыгарылмый). К. Этәлә, Этекә, Этләй.



Предыдущая статья            Следующая статья