Тэтимол 2015

ЭССЕ, (ТТДС I: 535) эсте, себ. (Тумашева 1992: 50, 61) ессеү, исү, иске себ. (Радлов I: 890) äзү «горячий; жаркий» < гом. кыпч., к. нуг., ком., к.-балк., кар., кр.-тат., аз., госм. һ.б. исси, каз., к.-калп., төркм. ыссы, каз. ыстық, кырг., төр. ыссық, ысы, ысық, уйг. иссиқ < бор. төрки (ДТС: 213–220) isi, isig, ïsïγ > тув. изиг, уйг. диал. (Радлов I: 1539) iзiк, алт. изи > хак. ĕзĕ, як. итии «эссе» ~ чув. ăшă «җылы» – төп яңгыраш *изсиг булса кирәк, к. Эссе-ү.

Дерив.: эсселе, эссесез; эсселек; эсселән-ү, эссер-ү, эсселә-ү «эсседән авыру», диал. сычак < ыссычак «көн эсселеге», эссен-ү «җылыну; субъектив эссе дип хис итү», эссет-ү; эсетмә (гом. төрки параллельләре бар, к. Будагов I: 47–48) «малярия, бизгәк» һ.б. Эссе ним. Esse ~ хетт. hašša ~ ним. Asche «тимерче уты; эсселек; көл» (к. Kluge: 259) һ.б.ш. сүзләргә бик охшаш, ләкин бу очраклы охшашлык булса кирәк. К. Ысырган-у.



Предыдущая статья            Следующая статья