Тэтимол 2015

ЭРЛӘ-Ү, диал. (ТТДС I: 569–570; ТТДС II: 112–113 һ.б.) йөрлә-ү < йегерлә-ү, җерлә-ү < җегерлә-ү «прясть» ~ башк. (БТДҺ: 94, 101) ирлә- < игерлә- ~ чув. арла- < авăрла- < болг. *әwерлә- id. Бу фигыль нигезе ике төрле юлдан килеп чыга ала: 1) диал. (ТТДС II: 112) йегер «эрләм (пряжа)» сүзеннән (һәм аның бор. яңгырашларыннан), 2) диал. (ДС I: 64, 261) йегер-ү ~ себ. (Тумашева 1992: 51, 59, 231) ĕwĕр-ү > ир-ү, өйөр-ү < үүер-ү «эрләү» фигыленең интенсивлык формасыннан (чаг. куу куалау, өтү өтәләү, чабу чабалау һ.б.). Йĕгĕр-, җĕгĕр- нигезе күп төрки телләрдә очрый: гом. кыпч., алт. ийир-, үзб., уйг. йигир-, аз., госм. (Радлов I: 700) äiр-, ком., госм. äгiр- < бор. төрки (ДТС: 16) egir- «әйләндерү, бөтерү, эрләү» ~ бор. монг. egere-, egeri- (хәз. монг. ээрэ-) > эвенк. (ССТМЯ I: 466) э‾рэ- id.

Йегер- < йигир- фигылен бик мантыйклы рәвештә бор. төрки (ДТС: 203) ig, jig > үзб. (ЎХШЛ: 111) ийк, каз., алт., төркм. иик, төркм. диал. ыық «орчык, күчәр» сүзеннән ясалган дип карыйлар (чаг. ш. ук эвер-ү < эгир-). Егоров 1964: 20; ЭСТЯ I: 227–231; Федотов I: 27; Мухамедова 1973: 93–94.

Дерив.: эрлән-ү, эрләш-ү; эрләт-ү; эрләм. Чаг. Эрчәк.



Предыдущая статья            Следующая статья