Тэтимол 2015

ЭРКЕЛ-Ү «стягиваться, собираться (в одно место); скапливаться», к. каз., к.-калп., кырг., үзб., чыгт., госм. иркил- «тукталу, җыелу; гаҗәпләнеп калу; өерелү, өергә җыелу», төркм. иркил- «изрәү, өю, калгу, тынычлану», төр. irik-, erik- id. < бор. төрки (ДТС: 212) irkil- «бергә җыелу (гаскәр тур.)» ← кырг., чыгт., госм. (Радлов I: 1464, 1467) irk- «курку, дертләү; бергә җыелу, өер хасил итү» < бор. төрки irk- «җыю» > к.-калп. ирк- «тоткарлау, бөяү», чаг. ш. ук ком. ирки- «бөреп тегү». ЭСТЯ I: 378–379.

Дерив.: эркелеш-ү ; башк. (БТДҺ: 417) эркем «күлләвек», эркеү «өер, җыен», эркенде, эркенте «җыелган сыеклык» һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья