Тэтимол 2015

ЭРЕ-Ү II, диал. ире-ү «таять, растаять; расплавиться, растворяться» < нуг., кар., ком. ири-, кырг., к.-балк., каз., к.-калп., тув. эри-, уйг., чыгт., аз. әри-, төркм. эри-, эрэ-, гаг. йери-, башк. ире-, як. ри- < бор. төрки (ДТС: 177, 182) eri-, erü- id. Шулай итеп, тат. әд. телендә, ш. ук нуг., кар., ком. телләрендә эре-ү I һәм эре-ү II буталган, контаминацияләнгән. Чув. ир- «эретү» күчемле фигыльгә әверелгән (шуннан ирĕл- «эрү»). ЭСТЯ I: 289–290, 372–374.

Дерив.: эрет-ү; эреткеч; эретмә. К. Эрмәк . К. ш. ук диал. эрү «эри төшкән» (бу сүз борынгыдан килә, к. тув. эриг id.).



Предыдущая статья            Следующая статья