ЭРЕ, диал. (М. Гафури һ.б., гомумән төрле сөйләшләрдә еш очрый) ирĕ, миш. (ДС III: 66) йĕрĕ «крупный», күч. «гордый, надменный; надменно» < гом. кыпч., гом. угыз. ири, төркм. иири ~ себ. (Радлов I: 761; Тумашева 1992: 38) әри, иске тат. (Котби һ.б.) әрик, чыгт. (Будагов I: 91) ириг, уйг., бор. төрки (ДТС: 165, 177, 211) erig, irig, уйг., үзб. йирик «эре». Бу сүзне иске тат., чыгт. һ.б. эрик, ирик, ириг < бор. төрки (ДТС: 177) erik «тупас» сүзе белән чагыштыру ышандырырлык түгел. Морфологик җәһәттән эре < ире < *эйириг (к. чыгт. ийрик) сүзе ниндидер *иир- ~ *эйир- фигыленнән дип уйларга мөмкин, ләкин конкрет мәгълүматлар җитәрлек түгел, к. ЭСТЯ I: 371–372. Гомумән, төрки телләрдә ир ~ иир дигән омоним тамырлар күп һәм аларның берничәсен эре сүзенә таба «борып» була. К. ш. ук Мухамедова 1973: 94. Ире > эре сүзе белән тат. диал., башк. диал. (ТТДС I: 150; БТДҺ: 101) ирәбә, ирәбе «эре сөякле; зур, эре; елгыр, җитез; уңган, егәрле» сүзе баглы булуы бик ихтимал. Тик бу сүзнең дә чыгышы-ясалышы ачык түгел (ул бүтән төрки телләрдә юк та шикелле). Дерив.: эреле (эреле-ваклы); эрелек; эрелән-ү. |