Тэтимол 2015

ЭҢГЕР, диал. (Ф. Йосыпов материалларыннан) өңгөр, үңгүр, сөйл. эңгер-меңгер «сумерки» < гом. кыпч. иңгир, иңир, уйг., бор. төрки (ДТС: 211) iŋir ~ кар., чулым. äңир, äңгир, алт. диал. ĕнер «кичәгенәк», башк. (БТДҺ: 415) эңер «кич». Гомумән, бу сүзнең фонетик вариантлары хәтсез – аларны Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 354–356) дүрт типка аерып карый: 1) иңгир//ыңғыр, 2) ығырҗын//иқырҗын, 3) иңрик//ығрық, 4) иңирт//ыңғырт һ.б.; соңгы типка себ. (ДС I: 235, 238) ымырт, эңĕрт ~ каз. имирт//ымырт «эңгер» керә. К. ш. ук Räsänen 1969: 172; Федотов I: 52 (чув. ĕнер < *еңәр сүзенә параллель як. үнүр «күптән түгел» сүзен китерә).

Эңгер ~ ыңгыр ~ ымырт (һ.б.) сүзен Будагов бик хаклы рәвештә ымызы (к.) сүзе белән чагыштыра (ыңгырғы > ымызы!).

Дерив.: эңгерге; эңгерлә-ү «эңгергә калып йөрү».



Предыдущая статья            Следующая статья