Тэтимол 2015

ЭНҖЕЛЕ: энҗеле тәкә, энҗеле үрдәк – в сказках – животные (козёл, утка), в которых превращены царственные особы, букв. «жемчужный, с жемчугом» – энҗе асылзатлык билгесе булып исәпләнгән; к. ш. ук чыгт. (к. Радлов III: 334) Йäнҗү ögüzü «Сыр-дәрья елгасы», элек – Хуанхэ шулай аталган. Бор. болгар чорыннан калган археологик табылдыкларда авызына энҗе капкан үрдәк фигурасы еш кына очрый; алар бор. көнч. славян колтларында да сурәтләнә (Рыбаков 1988: 587–588). Семантик җәһәттән болар бөтен Азиягә таралган – к. кор. (МНМ I: 435) ёыйподжу ~ бор. төрки (ДТС: 146) čintamani < санск. cintämani «һәр теләгеңне үти торган энҗе» образына тоташа. Ул энҗене бер үрдәк су төбеннән тапкан да югалткан, һәм үрдәкләр һаман шуны эзлиләр, ди.



Предыдущая статья            Следующая статья