Тэтимол 2015

ЭНҖЕ, диал. (ЗДС: 809) энзе, себ. (Тумашева 1992: 50, 78) енце ~ йенце, «жемчуг; бисер; ожерелье» > удм. инзи «энҗе», мар. (Упымарий: 248) чинчи, чинчэ, чынчэ «сәйлән, сәдәф», (Иванов, Тужаров: 261, 266) цинци, цĕнцĕ «ялтырка», чув. ĕнчĕ (нәкъ тат. әйтелә) «энҗе» < гом. кыпч., үзб., төрм., төр. һ.б. инҗи, инҗү, башк. ынйы < бор. төрки (ДТС: 642 һ.б.) ǯenčü, jenčü, junču, ünʒü «энҗе» < кыт. ǯen-ǯu «чын энҗе». Бу сүз Евразия телләрендә бик күп ятрак вариантларда да очрый, мәс., төркм. һүнҗи, к.-калп. хинҗи, хак. нĕнчĕ һ.б. Räsänen 1969: 203; Менгес: 94–100; Федотов I: 155; рус. жемчуг, земчуг «энҗе» тур. Фасмер II: 46. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья