Тэтимол 2015

ЭНӘЛЕК, себ. (Тумашева 1992: 50, 57) иңнәлек «стрекоза» ~ каз. инелiк id. Чаг. тат. энәкарак, энә карагы, энәче id.; сулыклар елга-күлләр тирәсендә булынучан бу бөҗәк энәсыман бер органын «күтәреп» оча – гүяки энә урлап качкан шикелле күренә. Чаг. як. инйэлик «бал корты, шөпшә һ.б. чаккысы, угы», үзб. ниначи «энәкарак, энәче».



Предыдущая статья            Следующая статья