Тэтимол 2015

ЭНӘ, инә, диал. (ТТДС I: 530; ЗДС: 205, 681, 691, 802, 803) ивнә, инйә, ийнә ~ ийенә, үнә, эзнә, эҗнә, себ. (Тумашева 1992: 50–53) игнә, иңнә, (ДС III: 199) ĕйни «игла, иголка» < гом. кыпч. йинэ, инэ, алт., тув., як. ине, як. инйа, алт. иине, үзб., уйг. игнә, нинә, уйг. диал. йигнә, җигнә, төркм., як. иңне, иңңе, икне, инне, СС, төр., аз. игинә ~ бор. төрки (ДТС: 261–262) jignä, jiŋnä һ.б. күп вариантлар (к. ЭСТЯ I: 367–368, әле анда кайбер тат.-башк. вариантлар кермәгән) < бор. төрки йигинэ, йиңинэ ~ эвенк. инмэ, иске монг. ǯegün < jegüne id. ← бор. *йэг «энә, үткен оч». Бик ихтимал, бу тамыр, бор. jig «җөй» (к. Җөй ) сүзе белән гомогендыр. Морфемикасы буенча хөкем йөрткәндә, бор. *йэги- «тегү» фигыле булган, шуннан *йэги-нэ «теккеч; энә» сүзе ясалган (-нә кушымчасы әвернә, бирнә, тәртнә һ.б. кайбер сүзләрдә дә күренә). Бу -нә ~ -на бор. ~нәң «әйбер, шәй» түгелме икән? Будагов I: 202; Räsänen 1969: 200; ССТМЯ I: 316; Мухамедова 1973: 92–93.



Предыдущая статья            Следующая статья