Тэтимол 2015

ЭЛ-Ү I«повесить, зацеплять; прицепить, схватить (быстро)» < гом. төрки, бор. төрки ил- < иил- «элү (һәм аерым телләрдә бүтәнчәрәк мәгъ.)» ~ уйг., төр. диал. ыл- id., төрки телләрдә иң продуктив нигезләрнең берсе: тат. телендә элен-ү, элеш-ү, элдер-ү («тиз генә качып, йөгереп китү» мәгъ. активрак); элгәк, элмәк, элге, элгеч; эленке-салынкы > элке-салкы; диал. (ТТДС I: 530–533; Тумашева 1992: 50) элдек, элгет, элгецә һ.б. «элгеч, эләктергеч». Күрсәтелгән дериватлар күрше мар. (к. Гордеев 1973: 49), удм. һ.б. телләргә кергән. К. ш. ук Эләк-ү. Räsänen 1969: 170; ЭСТЯ I: 343–346; ССТМЯ II: 259.



Предыдущая статья            Следующая статья