Тэтимол 2015

ЭЗӘРЛӘ-Ү «преследовать, гнаться по следам; идти по следам кого-либо» – бу сүз тат. һәм алт.телендә генә бугай. Ясалышы – гомуми закончалыклар буенча хөкем йөрткәндә – бор. төрки из- < *ирг- «эз буенча бару» фигыленнән (ул сүз – эз < из < *ирг сүзенең фигыль коррелянтыннан) дәвамлы интенсивлык формасы (-арла//-әрлә кушма аффиксы белән ясала, чаг. бөгү – бөгәрләү, йому – йомарлау һ.б.). Беренче карашка эзәрлә-ү фигыле эзәр (к.) сүзеннән, әмма бу сүзнең үзенең этимологиясе бик томанлы.

Бор. төрки телләрдә (Боровков 1963: 122) iδäр- ~ idär- «эзәрләү» сүзе булган, шуннан iδärü «эзәрләп, эзәрлекләп» сүзе (хәл фигыль) ясалган. Бүтән төрки телдән кереп дөрес аңланылмаган тәкъдирдә, эзәрү сүзе исем ителеп, шуннан эзәрү-лә- > эзәрлә- сүзе ясала ала.

Дерив.: эзәрлән-ү, эзәрләт-ү (сирәк кулланылалар).



Предыдущая статья            Следующая статья