ЫШТЫР «онучи, портянки» ~ мар. ыштыр, мар. Т. (к. Саваткова: 228) ĕштĕр, удм. штыр id. М. Рясянен (Räsänen 1969: 168) бу сүзне фин-угор сүзе дип бара һәм фин. hattara «ыштыр» сүзе белән чагыштыра. Әмма безнеңчә, ыштыр чув. ăш тир «эчке тире» сүзеннән дә була ала: тире ыштыр элек-электән билгеле. Дерив.: ыштырлы, ыштырсыз. |