Тэтимол 2015

ЫШТАН «штаны» > чув. ăштан, мар. ыштан, удм. иштон, рус. штан, штаны < чыгт. иштан id. < бор. төрки (ДТС: 201) ič ton «эчке кием; кальсон». Кырг. ыштан, нуг., каз. ыстан «ыштан» рус яки тат. теленнән кергән булса кирәк, чөнки ыштан сүзе күп төрки телләрдә электән теркәлмәгән. Рус. штаны < төрки тур. к. Аникин: 707 (әдәбият күрсәтелә).



Предыдущая статья            Следующая статья