Тэтимол 2015

ЫШАН-У, диал. (ДС II: 90; без теркәдек. – Р.Ә.) ишан-у, ŏшан-у, шан-у «верить, доверять» > чув. шан-, мар. шан-, ушэн-, ишан- < гом. кыпч. ышан-, ишан- (> кар., нуг., каз., к.-калп. ысан-), чыгт., уйг., үзб. ишан- < иш (эш) ан- «иш дип белү (исәпләү)», шуннан закончалыклы рәвештә, уйг. ишән-, бор. төрки (ДТС: 214) išän- > алт. ижен-, хак. ĕзен-, ĕзäн- id. Угыз телләрендә бу сүз электән булмаган, күрәсең (төр., тув., як. телләре материалы шуны күрсәтә), төркм. (ТДГДС: 208) ышан- кыпч. телләреннән (Ставрополь төрекмәннәрендә < тат.), Räsänen 1969: 174; ЭСТЯ I: 673–674; Федотов II: 433 (яз. монг. ičа- «ышану» сүзен китерә һәм иша- дигән фигыль бар дип чамалый).

Дерив.: ышаныл-у, ышандыр-у; ышаныч (бу сүзләрдән күп кенә икенчел дериватлар ясала), диал. (ТТДС I: 529; ТТДС II: 373, 387) шандык, ышандык «ышаныч»; чув. шанчăк «ышаныч» тат. *ышанчык булса кирәк; сөйләшләрдә ышангыч, ышанчак «ышанучан».



Предыдущая статья            Следующая статья