Тэтимол 2015

ЫЧКЫН-У, диал. («Кәлилә вә Димнә» тәрҗемәсендә) очкын-у «вырваться» < гом. кыпч., к. к.-балк. ычқын-, ыцқын-, нуг., каз., к.-калп. ышқын-, башк. ысқыны-, хак. ысығын-, төр. диал. ıсgın-, ıkсın- < алт. (Радлов I: 355) ықчын- id. ← ыкчы- «агып, җилләнеп, җилгә очарга әзер тору» ← ық- «агу, җил уңаена очу һ.б.» (к. Ык-у ). К. чув. (Ашмарин IV: 75) ăçкăт- «ычкындыру, бәйдән җибәрү», кырг. ычкый- «көчергәнешле хәлдә, ычкынырга әзер тору»; ычкын- < ыкчын- сүзенең күчемле мәгъ. дә бар: тув. ышкын-, як. ытығын-, бор. төрки (ДТС: 216) ïčγïn- «җибәрү, ычкындыру, төшерү», Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 672–673) ычкын- нигезенә «юкка чыгу» мәгънәсен бирә һәм сүзнең этимологиясен, безнеңчә, ялгыш юнәлештә эзли (кайбер яңгырашларны ул китермәгән – белми).

Дерив.: ычкындыр-у – киң кулланыла.



Предыдущая статья            Следующая статья