ЫСПАС «начало осени; пора мелких дождей» < рус. спас, спасов день (М. Фасмер буенча, 6 август). Рус сүзе спаситель (Христос сүзенең тәрҗемәсе) дигәннән. Ыспас сүзе тат. телендә киң таралган һәм аның мәгънәсе рус. мәгънәсенә бигүк тәңгәл килми. Өч ыспас – беренче, икенче, өченче ыспасларның тәртибе кирегә – өченче ыспас хронологик җәһәттән беренче. Мар., удм. телләрендә спас дип төрле дини бәйрәмнәр атала. |