Тэтимол 2015

ЫСПАЙ, (гәй.) ыспайы, себ. (Радлов IV: 250; Тумашева 1961: 230–231; Тумашева 1992: 251) сыпайы, ысбайы, ысфай «аккуратно, красиво и модно одетый» > чув. ăспай, мар. ыспай, удм. испай ~ нуг. ыспай, ком. ысбайы, төркм. сыпайы һ.б. «ыспай; әдәпле» < иске тат., чыгт. сипаһи «атлы гаскәри; хәрби формадагы кеше; офицер» < фар. сипāһū id. (к. Сыбай ) ~ иске фар. äспһāū «(ике) атлы гаскәри» ← äсп «ат». Атлы гаскәри һәр чорда диярлек югары хәрби катламны тәшкил иткән, шуннан гомумиләштерелеп «көяз, ыспай» мәгъ. алган, чаг. кавалер «көяз егет» – төбендә «атлы» (шуннан – кавалерия ), рыцарь << ним. рейтер «атта йөрүче» һ.б. Будагов I: 39, 619–620.

Дерив.: ыспайлы (!, чаг. сыбайлы ); ыспайлык; ыспайла-у; ыспайлан-у . Тат. әд. телендә сипай (< инг. < һинд. < фар. сипāһ) «Һиндстанда инглиз хезмәтендә булган җирле гаскәри» сүзе дә кулланыла.



Предыдущая статья            Следующая статья