ЫСЛАК «камера для копчения кожи» ~ башк. диал., каз. ыстақ, тув. ыштық һ.б. id. Шуның белән бергә тат. диал., кр.-тат., госм. ыслақ «юеш» сүзе дә бар: ул мәгънә тиреләрне парландырып төтәсләүдән килеп чыккан. Сүзнең ясагыч нигезе ысла-у ← ыс (к.).